Казанның комплекслы үзәге белгечләре балаларны үз кәефләрен модельләштерергә өйрәтәләр

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» программасы кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан «Кәефемнең төсе» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырылды. Чарада социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәрес психологик тренинг формасында узды, аның башында һәр катнашучы М. Люшерның тесты буенча кәефен бәяли алды. Соңыннан психолог балалар белән «Кәефемнең төсе» дигән интерактив әңгәмә үткәрде һәм психоэмоциональ җайга салуга һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә ярдәм итүче алымнар белән таныштырды.

Шулай итеп, эш барышында һәр катнашучы үз кәефен модельләштерүнең тышкы һәм эчке ресурсларына ачкыч алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International