Казан шәһәре комплекслы үзәгенең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Без төрле, һәм бу бик шәп!» дигән чара уздырдылар. Дәреснең максаты – башка кешеләрнең фикерләренә һәм карашларына хөрмәт формалаштыру, команда эшенең мөһимлеген аңлату.
Чара «Добрый день, шалом, салют!» уен күнегүеннән башланды. Бер-берсе белән дөньяның төрле телләрендә исәнләшеп, балалар, аермаларга карамастан, бер-берсе белән дуслаша һәм аралаша алганын аңладылар. Интерактив тренинглар, арт-терапия күнегүләрен үтәгәндә, катнашучылар барысы да бер үк вакыйгаларны төрлечә кабул итүләрен күрделәр, чөнки һәр кеше индивидуаль, әмма чын дуслыкта бер-береңне аңлау һәм кабул итү, бер-береңә җаваплылык тою мөһим.
Дәрес балаларга үзләренең уникальлеген аңларга, башкалар турында кайгырта белү, игелеклелек хисе тоярга мөмкинлек бирде.