11 нче март көнне Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Аланы психоневрологик интернатында хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
Чарада биш кеше катнашты. Аларга Түбән Кама һәм республиканың хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, һөнәри үзбилгеләнеш һәм һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр.
Чарада катнашучыларның барысы да һөнәри юнәлеш бирүче тест узды, заманча социаль-икътисади шартларда мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү механизмнары турында фикер алышты.
Шулай ук һәр катнашучыга «Һөнәр сайлау стратегиясе», «Түбән Камада карьера маршрутлары» дигән брошюралар таратылды.