Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Кичә, 11 март көнне, Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада «Бөгелмә нефтьавтоматика-метрология тәҗрибә заводы» ҖЧҖ, «Волгаспецмаш» ЯАҖ, 36 нчы «Улыбка» балалар бакчасы, «Метроэлектротранс» МУП катнашты. Эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларга вакансияләр, оешмалар эшчәнлеге, хезмәт шартлары, хезмәт хакы дәрәҗәсе, кандидатларга карата таләпләр турында сөйләделәр.

Чарада барлыгы 34 кеше катнашты. Эш эзләүчеләр эш бирүче белән шәхси әңгәмәләр уздылар, анкеталар тутырдылар һәм үз резюмеларын калдырдылар. Вакантлы эш урыннары ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 5 кеше кабат әңгәмәгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International