«Шатлык» комплекслы үзәгендә Актив пенсионер мәктәбе ачылды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2020 нче елдан Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Кабат мәктәпкә» социаль проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында җиңү нәтиҗәләре буенча грант алды.

Проект кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар өчен Актив пенсионер мәктәбендә дәресләр оештырыла. Бу дәресләр өлкәннәргә буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга, үз белемнәре белән уртаклашырга, аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Мәктәптә дәресләр атнага 2-3 тапкыр үткәрелә һәм хокукый белем дәресләре, туган як тарихы һәм мәдәнияте дәресләре, мәгълүмати технологияләр, тормыш иминлеге, туризм һәм туган якны өйрәнү буенча дәресләр, сәламәтлек, хореография, психология, аралашу дәресләре, кул эшләре, чит тел дәресләрен үз эченә ала.

Мәктәпкә теләгән һәр пенсионер йөри ала. Грант акчасына Актив пенсионер мәктәбенең «укучылары» өчен республика шәһәрләре буенча 3 экскурсия үткәрү, мәгълүмати буклетлар ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International