Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Ветеран белән якшәмбе көне» проекты чараларында катнашуларын дәвам итәләр

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты тормышка ашырыла. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Проект кысаларында Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә ветеранның өйләрен җыештырып, азык-төлек белән тәэмин иттеләр.

Югары Осланның «Өмет утравы» үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Николаевна Федина янына бардылар. Аңа чәчәкләр, бүләкләр һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Анастасия Николаевна кунаклар белән үз тормышыннан кызыклы тарихлар белән уртаклашты, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыклары турында сөйләде.

Ә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Дан сиңа, җиңүче-солдат!» акциясе оештырдылар. Социаль педагог Марта Камалова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары сугыш ветераны Александра Ивановнага бардылар. Аңа открыткалар һәм бүләкләр тапшырылды.

Александра Ивановна, үз чиратында, балалардан кәрәзле телефоннан файдаланырга өйрәтүләрен сорады. Ветеранның үтенечен балалар бик теләп үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International