Балаларны һөнәрләр белән таныштыру – баланы социальләштерүнең иң мөһим бурычларының берсе. Һөнәрләр турында күзаллау балаларга өлкәннәр дөньясы белән танышырга, хезмәт белән кызыксынуны формалаштырырга, үз хезмәтенең нәтиҗәләре белән горурланырга мөмкинлек бирә.
Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Лукашова шушы көннәрдә «Ачык дөнья» клубындагы инвалид балалар белән дәрес үткәрде. Чараның максаты – уеннар ярдәмендә балаларның һөнәрләр турында белемнәрен ныгыту.
«Һөнәрләр» интерактив уенын кулланып, педагог төрле һөнәр ияләре куллана торган кораллар һәм материаллар, алар башкара торган гамәлләр турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар чәчтараш һәм маникюр остасы һөнәрләре белән танышты. Кызлар уеннарда бик теләп катнаштылар, кәгазь курчакларга прическа ясадылар һәм тырнак бизәү дизайны уйлап таптылар.