Сарман районында гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча комиссия утырышлары уза

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Атна саен пәнҗешәмбе көнне Сарман районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы уза. Комиссия халыкның реаль керемнәрен арттыру, икътисадтагы тискәре тенденцияләрне җиңү, формаль булмаган хезмәт базарын киметү өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган.

Комиссиянең чираттагы утырышында район социаль яклау бүлеге мөдире Л.М. Гыйльметдинова һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Г.И. Хуҗина катнашты.

Утырыш барышында аз тәэмин ителгән гаиләләрне ярлылык хәленнән чыгару мәсьәләләре хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International