«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә хокукый консультация

2020 елның 6 марты, җомга

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә РФ Социаль иминият фондының ТР буенча идарәсенең Вахитов филиалы директоры Илнур Төхвәтуллин килеп китте.

Ул очрашуда катнашкан ата-аналарга социаль иминият фондының актуаль мөмкинлекләре һәм хезмәтләре турында сөйләде. Гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга да белгеч тулы җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International