Җәлил интернат-йорты «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…» проектына кушылды

2020 елның 6 марты, җомга

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында һәм үсеп килүче буында Ватаныбызның героик үткәненә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Әлмәт балалар йортындагылар өчен тыл хезмәтчәне Ида Германовна Филатова белән очрашу оештырды.

Ида Германовна сугыш вакытындагы катлаулы тормыш, Ватанны саклаган каһарманнар турында сөйләде. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, үз чиратында, тыл хезмәтчәне өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.

Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International