5 нче март көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар катнашында чираттагы шахмат-шашка турниры оештырылды. Аны тәрбияче С.А. Пантелеева һәм социаль эш буенча белгеч С. А. Савинова үткәрде.
Мондый чаралар өлкән кешенең интеллектуаль үсешенә уңай йогынты ясый. Турнирларны уенчылар да, тамашачылар да ярата.
Бу юлы турнирның җиңүчеләре Г.С. Меркулов, В.Г. Морозов һәм И.Х. Тимерханова булдылар.