Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә психолог Ольга Колганова «Балалар онлайн» дигән чара үткәрде. Дәрес «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмат куркынычсызлыгын формалаштыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Тематик әңгәмәдән соң балалар «Ярдәм сызыгы» күнегүен үтәделәр һәм агрессив кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Чара ахырында катнашучылар Интернет челтәрендә мәгълүмати куркынычсызлыкны саклау буенча киңәшләр алдылар.