Балачак унъеллыгы планын тормышка ашыру кысаларында Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы тренинг дәресе үткәрде. «Мәхәббәт һәм кайгырту – бала йөрәгенә юл» дигән дәрестә бр пар катнашты.
Чара кысаларында социаль хезмәт алучыларның өй эшен тикшерделәр, алар белән «Гаилә серләре» дигән рольле уен үткәрделәр. Ата-аналар уңай тәҗрибәләре белән уртаклашты, гаиләләрендә барлыкка килгән проблемалар турында сөйләде.