4 март көнне Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог-психолог Елена Дрожжачих «Куркынычсыз Интернет» дигән дәрес үткәрде.
Балалар Интернетта дуслык тәкъдим иткән һәр кешегә ышанырга, нинди дә булса платформаларда шәхси мәгълүматларны кертергә, шикле социаль төркемнәргә керергә ярамаганын тагын бер кат искә төшерделәр.
Чарада барлыгы җиде кеше катнашты. Приютта тәрбияләнүчеләр Интернетның кеше өчен дөрес файдаланган очракта гына яхшы булуына инандылар.