Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4 март көнне «Сәламәтлек сукмагы буйлап сәяхәт» дигән күңел ачу чарасы узды. Анда 28 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.
Балачак унъеллыгы планын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде. Балалар әти-әниләре белән сәламәтлек станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр, анда алар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр сөйләделәр, биеделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар. Чара ахырында һәркем татлы бүләк алды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңел ачу дәресен «Заман» яшьләр үзәге психологы Айгөл Илмурзина үткәрде.