4 март көнне Зәй шәһәрендә предприятие, оешмалар, учреждениеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен «Эш бирүче һәм аларның бурычлары» темасына семинар-киңәшмә уздырылды. Семинарда шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәте белгечләре катнашты.
Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад үсеше, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Марина Захарова кереш сүз белән чыгыш ясады.
.jpg)
Зәй мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева хезмәт базары торышы, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.
Шулай ук семинарда «Эрудит-Сэлдом» өстәмә белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе укытучысы Гүзәл Фәттахова чыгыш ясады.