Дидактик уеннар балаларның сенсор күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дидактик уеннар ярдәмендә сенсор күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә.

Шушы көннәрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар социаль-көнкүреш адаптация кабинетында төрле уеннар һәм дидактик кулланмалар белән таныштылар.

Фән-уен эшчәнлеге барышында балаларда предметларның зурлыгы, формасы һәм төсе турында күзаллаулар формалаша, кул хәрәкәтләрен координацияләү, вак моторика үсә. Шулай ук дидактик уеннар әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уяна. Алга таба алынган сенсор белемнәре балаларга тормышка җайлашырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International