Татарстанда «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.

Март аенда профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен Менделеевск үзәк район хастаханәсенә 6 авыл җирлекләреннән 213 гражданны китерү планлаштырыла. 1 марттан 3 мартка кадәр медицина оешмаларына 34 кеше китерелде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International