«Өмет чаткысы»нда тәрбияләнүчеләр беренче татарча әлифба белән таныштылар

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Әлифа» музеенда булдылар. Ул . Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә урнашкан.

Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев музей буйлап экскурсия үткәрде. Балалар татар телендәге беренче әлифба белән таныштылар, дөньяның 60тан артык иленнән кайткан әлифбалар җыелмасын карадылар. Биредә балалар шулай ук тарихи экспонатлар, мәктәп кирәк-яраклары, элек укучылар утырган өстәл, мәктәп формасын күрделәр.

Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда туган телгә, укуга карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләүгә, гомуми күзаллауларны, сүзлек запасын киңәйтүгә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International