Кичә «Иҗат шатлыгы» түгәрәге дәресендә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучы ир-атлар бәйрәмгә бүләкләр әзерли башлады.
Күп төр вариантлар арасыннан алар кәнфитләрдән букет ясауны сайладылар. Эш өчен ныклы кәгазь, клей, кайчы, агач таякчыклар һәм кәнфит әзерләделәр. Әлеге технология кул җитезлеген таләп итсә дә, интернат-йортта яшәүчеләрнең эшләре бик матур килеп чыкты. Барлыгы 13 чәчәк бәйләме ясалды.
Интернат-йортта Халыкара хатын-кызлар көненә әзерлек дәвам итә.