Муниципаль районнарда бердәм хокукый ярдәм көннәре узды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

3 мартта Татарстанда ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм кабул итү көннәре узды.

Тукай районында, мәсәлән, гражданнарны прокуратура, суд приставлары, башкарма комитет, опека, халыкны социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре кабул итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә алиментларны түләтү, алимент түләүдән качкан өчен җаваплылык тәртибе турында аңлатмалар бирелде.

Тукай районында бердәм кабул итү көне 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт (314 каб.) адресы буенча район хакимияте бинасында уза.

Югары Ослан районында бердәм хокукый ярдәм көне «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узды. Гражданнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, суд приставы-башкаручы Камил Кадыйров, опека органының баш белгече Светлана Сураева һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алинә Габдрахманова кабул иттеләр. Хокукый ярдәм сорап бу көнне бер гаилә мөрәҗәгать итте.

Әтнә муниципаль районында гражданнарны кабул итү кысаларында ике гаиләгә юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International