Минзәләдә пенсия алды яшендәгеләр һәм 50 яшьтән өлкәннәр укуга кереште

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарны, шулай ук пенсия алды яшендәгеләрне яңадан һөнәри әзерләүгә юнәлдерде.

Әйтик, М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә «Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы» дигән өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча укулар уза. Әлеге проект кысаларында ике кеше белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International