Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә даими рәвештә гражданнарны кабул итү үткәрелә.
Узган атнада гаиләләр белән чираттагы очрашу узды. Гражданнарны «Шәфкать» комплекслы үзәге директоры Г.И. Хуҗина кабул итте. Ул сарманлыларга балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында сөйләде. Аерым игътибар ана капиталы бирү, аз тәэмин ителгән гаиләләрне ярлылыктан чыгару мәсьәләләренә бирелде.