Май чабу бәйрәме уңаеннан Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен күңелле чара оештырдылар.
Бу бәйрәм һәрвакыт бик күңелле үтә. Социаль педагоглар һәм психологлар балаларны кышны озату һәм язны каршылау халык традициясе белән таныштырдылар, ә аннан соң балалар әти-әниләре белән бергә конкурсларда, халык уеннарында катнаштылар.
Май чабу карачкысын яндырганнан соң, бәйрәм кунаклары тәмле коймак белән чәй эчтеләр.