Түбән Кама муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләрне дөрес итеп карау курсы уздылар.
Медицина көллияте базасында социаль хезмәткәрләр тернәкләндерүнең яңа техник һәм гигиена чараларын өйрәнү буенча практикум уздылар. Алынган практикум нигезендә аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләрнең туганнарын өйрәтү өчен методик материаллар эшләнә.