«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр коймак пешерә һәм әйлән-бәйлән уйный

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Май чабу бәйрәме узды.

Балалар рус халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында белделәр, рус халык җырларына әйлән-бәйлән уйнадылар, әкият персонажлары белән күңел ачтылар.

Бәйрәм ахырында балалар рәхәтләнеп хуш исле, тәмле коймак белән сыйландылар, аларны приютта тәрбияләнүче кызлар остазлары җитәкчелегендә үзләре пешерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International