Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Арт-терапия» технологиясе кысаларында җиләк-җимештән композицияләр ясау буенча мастер-класс үтте. Дәресне флористика студиясе җитәкчесе Гүзәлия Демухаметова алып барды.
Остаз балаларга җиләк-җимешләрдән букет әзерләргә тәкъдим итте һәм иҗади процессның барлык этапларын күрсәтте. Чараның практик өлешендә балалар гадәти булмаган букет ясарга керештеләр. Материал сайлауда балаларга ата-аналар булышты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда фантазияне, иҗатны үстерә, һөнәри күнекмәләрне формалаштыруга ярдәм итә. Моннан тыш, яңа эшчәнлек төрләре белән танышу балаларның күзаллауларын киңәйтә һәм булачак һөнәр сайлауда ярдәм итә.