Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Һөнәрләр дөньясында» дигән чара уздырдылар.
Викторина барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, шулай ук алар кем булырга хыялланулары һәм нинди һөнәр сайларга теләүләре турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Тәрбияче Татьяна Звегинцева фикеренчә, мондый дәресләр баланың шәхси потенциалын һәм актив тормыш позициясен үстерергә ярдәм итә.