Республика ресурс үзәге «Буыннар эстафетасы» бөтенроссия проекты форумында катнашты

2020 елның 3 марты, сишәмбе

28-29 февральдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре Пенза дәүләт университетында узган «Буыннар эстафетасы» бөтенроссия проекты форумында катнаштылар. Форумда Идел буе федераль округының 14 регионыннан барлыгы 200 дән артык вәкил катнашты.

«Буыннар эстафетасы» проекты пилот режимында 2016 елда эшләп китте. Аның чараларында 40 меңнән артык активист катнашты инде, ветераннар оешмалары Россиянең төрле шәһәрләрендәге 45 мең белем бирү учреждениесе белән хезмәттәшлек итә.

Ике көн дәвамында катнашучылар укуларда, тренинг һәм мастер-классларда катнаштылар.

«Буыннар эстафетасы» проекты кысаларында Татарстанның ветераннар һәм волонтерлык оешмалары эшчәнлеген илдә иң нәтиҗәле һәм алдынгыларның берсе дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International