Өстенлектә – социаль контрактлар

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Белгечләренең квалификацияләрен күтәрү һәм «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районы буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Дәүләт социаль ярдәмен алуда, шул исәптән социаль контракт нигезендә, ярдәм күрсәтү» методик сәгате уздырылды.

Очрашу рольле уен форматында узды. Ике командага бүленеп, белгечләр гаилә белән эш этапларын «уйнадылар».

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л.К. Корбангалиева, мәгълүмат-аналитика бүлеге методистлары катнашында гаиләләрнең төп проблемалары һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде, башкарылган эшкә аналитик тикшерү уздырылды.

Гражданнарның социаль иминлеген арттыру һәм ярлылыктан чыгару буенча оешма алдында яңа бурычлар кую сәбәпле, методик сәгать эш формасы буларак хәзерге вакытта хезмәткәрләр арасында бигрәк тә кирәкле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International