Бу форсаттан “Уңайлы тирәлек” федераль программасын тормышка ашыру күп максатларга ирешергә ярдәм итә. Татарстан республикасы - мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы тирәлек булдыру буенча эш башланган өч җирлекнең берсе. Узган ел 17 муниципаль берәмлектә 100 дән артык объект инвалидлар өчен җайлаштырылган булса, агымдагы елда бу өлкәдәге эшләр 45 җирлектә төгәлләнәчәк. Билгеләп үтәм, бу программага кергән барлык биналар да инвалидлар иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән тормыш өчен иң кирәкле булган 8 өлкәдән сайлап алынган.
“Уңайлы тирәлек” программасын тормышка ашыру барышында 12 спорт объекты да инвалидлар өчен чын мәгънәсендә уңайлыга әверелде. Аларда адаптив физик культура белән шөгыльләнү, инвалидлар катнашында спорт чаралары уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган.
Инвалидларны социальләштерү барышында хезмәт белән тәэмин итү дә бик мөһим роль уйный. Агымдагы елда мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру өчен 17,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде – димәк, 352 кеше җайлаштырылган шәхси эш урынлы булган дигән сүз.