Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Үзгәреш җиле» дигән мини-тренинг узды. Чара «Үз-үзеңә ярдәм ит» программасы кысаларында оештырылды. Аның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне тормышта үзгәрешләрне кабул итәргә, тышкы дөнья вакыйгаларына карамастан, бәхетле булу мөмкинлеген аңларга өйрәтү.
Психолог Людмила Родикова чарада катнашучылар белән һәрберебезнең тормышында очрый торган үзгәрешләрне ничек кичерергә кирәклеге турында сөйләште.
Тренинг барышында кешенең яшьлектән картлыкка күчүе каралды. Өлкәннәр үз тормышларындагы уңай үзгәрешләрне ничек тормышка ашырырга һәм тагын да уңышлырак һәм сәламәт булырга кирәклеге турында актив фикер алыштылар.
Людмила Владимировна аудитория белән төрле күнегүләр үткәрде.