Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында чираттагы гражданнар җыеннары узды. Полянка авылында һәм Балык Бистәсендә узган чараларда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова катнашты.
Чараларда шулай ук Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе М.В. Мәгыйзов, Полянка авыл җирлеге башлыгы Р.А. Сираев, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Халык җыеннарында Балык Бистәсе районында яшәүче 400 гә якын кеше катнашты.