11 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул социаль ипотека программасы буенча төзелгән 21 фатирлы торак йортта булды.
Бу йортта фатирларны социаль ипотека программасы буенча гражданнар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләр алды.
Рөстәм Миңнеханов яңа йортка күчүчеләргә – алты бала тәрбияләүче күп балалы Шафиковлар гаиләсенә кунакка керде. Яңа йортка күчүчеләрне шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.