Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 964 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Кама Аланында эшсезләр саны кимегән, анда 2020 елның 12 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 276 эшсез исәптә тора.
Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны үзгәрмәде – 49 кеше.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллыда (+14), Алабугада (+20), Яшел Үзәндә (+18) һәм Чистайда (+40) күзәтелә.