Татарстанда «Ветеран белән ял көне» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

«Ветеран белән ял көне» социаль проекты кысаларында Балык Бистәсе «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне Нуретдин Вәлимөхәммәт улы Динмөхәммәтов янына бардылар.

Нуретдин Вәлимөхәммәт улы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек яшәгәне турында сөйләде. 18 яшендә ул армиягә китә, анда 5 ел һәм 9 ай Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт итә.

Балалар ветеранның сөйләвен кызыксынып тыңладылар, үз сорауларын бирделәр. Очрашу ахырында ветеранга ярдәм күрсәтү буенча алга таба чаралар турында планнар төзелде. Нуретдин Вәлимөхәммәт улы һәм аның тормыш иптәше үзәк белгечләренә һәм волонтерларга өлкән буын турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International