«Астра» үзәгендәге балалар «Тәрәзә төбендә бакча» дигән тикшеренү эшен алып баралар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тәрәзә төбендә бакча» дигән тикшеренү эшенә старт бирелде. 15 бала бик теләп эшкә кереште.

Тәрбияче җитәкчелегендә тернәкләндерүдә булган балалар төрле шартларда үсешен күзәтү өчен суган утырттылар. Әлеге тикшеренү эше 10 дәрескә исәпләнгән. Балалар барлык күзәтү нәтиҗәләрен теркәп барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International