Әлки интернат-йортында төрле терапия ысуллары кулланыла

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Кичә Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында спицетерапия буенча дәрес узды.

Психологлар бәйләү күңелсез фикерләрдән һәм көндәлек проблемалардан арынырга, хисләрне тәртипкә китерергә булышып кына калмыйча, рухи тигезлекне дә торгыза, нерв системасын тынычландыра, дип исбатлады. Бәйләү психотерапиянең киң таралган формаларының берсе дә.

«Бәйләү – ул иҗади эш, өстәвенә, күңелле дә. Бәйләү процессы яхшы кәеф, ә хезмәт нәтиҗәсе – канәгатьләнү хисе бүләк итә », – дип билгеләп үтә учреждение белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International