Зәйдә вакансияләр ярминкәсе узды

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген 70 артык зәйле мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган вакансияләр ярминкәсендә катнашты.

Вакансияләрне җирле предприятие-оешмалардан кала, Яр Чаллы заводлары да тәкъдим итте. Аерым алганда, «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте структурасына кергән заводлар эшче кулларда ихтыяҗ кичерә. Әйтик, металл кою заводында 45 юнәлеш буенча вакансияләр буш. Аларга йөк төягеч машина йөртүчеләр, металл коючылар, электромонтерлар һ.б. кирәк. Шулай ук пресс-рам һәм тимер заводлары да вакансияләр тәкъдим итте.

«Зәй икмәге» ҖЧҖ баш бухгалтер, технолог һәм В, D категорияләре буенча автослесарь-механик кирәк.

Ярминкәгә килүчеләр эш бирүчеләрнең вәкилләре белән аралаша, кызыксындырган сорауларын бирә алды. 49 кешегә алга таба эшкә урнашу буенча әңгәмәгә юллама бирелде.

Буш эш урыннары буенча мәгълүматны Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча яки 8 (85558) 7-15-43 телефоны аша да алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International