Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тернәкләндерү процессына даими рәвештә яңа технологияләр кертәләр.
Шундый яңалыкларның берсе – интерактив идән. Бу – алдынгы технологияләргә нигезләнгән заманча эшләнмә, ул теләсә кайсы идән өслеген уен өчен файдаланырга мөмкинлек бирә.
Көн саен тернәкләндерү үзәге белгечләре интерактив идән кулланып дәресләр үткәрәләр. Интерактив идән – көнкүреш күнекмәләрен, танып-белү кызыксынуын үстерү өчен менә дигән ысул. Мондый җиһазлар балаларга ныгырга, мускул киеренкелеген бетерергә һәм эмоциональ рәвештә бушарга ярдәм итә.