6 нчы февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары М.З. Усманов, шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе М.Г. Мөхәммәдиев һәм 23 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучы эш бирүчеләр вәкилләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законның мәҗбүри таләпләрен бозуларга юл куймау кирәклеге турында искәрттеләр. Мәшгульлек үзәге белгече хисап бирү сроклары турында искә төшерде.
Чарада катнашучыларга инвалидлыгы булган гражданнар резюмелары банкы белән танышырга киңәш ителде. Киңәшмәнең барлык катнашучылары да белешмәлекләр алдылар.