Бию терапиясе – җан һәм тәнне дәвалау ысулы

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова «Күңел гармониясе» дигән бию терапиясе үткәрделәр. Чара клуб эшчәнлеге кысаларында 20 социаль хезмәт алучылар өчен оештырылды.

Дәреснең максатлары: тернәкләнүчеләрне мәдәни-ял тирәлегенә җәлеп итү, коммуникатив күнекмәләрне, социаль адаптацияне үстерү.

Бию терапиясе – җан һәм тәнне дәвалау ысулы, ул үз тәнең белән идарә итә белергә өйрәтә, сәламәтлек һәм эмоциональ торыш белән бәйле күп кенә проблемалардан арынырга мөмкинлек бирә. Бию, иҗади эшчәнлекнең бер төре буларак, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле категорияләре өчен уңайлы һәм кирәкле тернәкләндерү чарасы булып тора.

Яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләрне катнашучылар гына түгел, өлкән яшьтәге тамашачылар да алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International