Чистай интернат-йорты карамагындагылар «Татарстан чаңгы юлы – 2020» узышында катнашты

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

8 февральдә Чистай шәһәренең «Татнефть Олимп» стадионында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан чаңгы юллары – 2020» чаңгы ярышлары узды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты инвалидлары адаптив физкультура буенча инструктор Ринат Ипаров җитәкчелегендә әлеге спорт чарасында актив катнаштылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, интернат-йорт карамагындагылар ел саен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр төркемендә ярыша. Бу юлы алар классик хәрәкәт белән 500 метр дистанцияне үттеләр. Чаңгыда Роман Дряхлых һәм Евгений Стеценко үзләренең осталыкларын һәм рух ныклыгын күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча Евгений бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International