Питрәч районында өлкәннәр һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен хәйрия акцияләре үткәрү традициягә керде.
Шушы көннәрдә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Альпари» хәйрия фонды ярдәме белән, 10 өлкән яшьтәге гражданга һәм 136 балигъ булмаган бала тәрбияләнгән 55 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.