Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагоглары Марта Камалова һәм Әлфия Хөснетдинова балигъ булмаганнар өчен чара оештырды. Балалар Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очраштылар. Чараның максаты – яшьләрдә гражданлык хисе тәрбияләү, актив тормыш позициясе формалаштыру.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар балаларга Әфганстанда булу, бу илнең климат шартлары, чит ил территориясендәге көнкүрешләре турында сөйләделәр. Балалар бик күп сораулар бирде.
Чара ахырында балалар шигырьләр укыды, сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды.