Шушы көннәрдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Лариса Миассар кызы Саттаровага 60 яшь тулды.
Социаль хезмәткәр Г.Р. Җамалиева юбилярны бәйрәме белән котлады һәм бүләк тапшырды. Өлкәннәргә, төрле социаль хезмәтләр күрсәтүдән тыш, игътибар кирәк. Алар бигрәк тә бәйрәмнәрдә һәм туган көннәрдә котлаулар өчен рәхмәтле.
Лариса Миассар кызы хәрәкәт, кешеләр белән аралашуны ярата, шуңа күрә ул кунакларны сөенеп каршы алды.