«Ветеран белән ял көне» социаль проекты кысаларында Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тыл ветераны Мария Гавриловна Владимирова янына бардылар.
Мария Гавриловна үзенең балалары һәм иренең батырлыгы турында хатирәләре белән уртаклашты, бөтен көчләрен Җиңү көнен якынайтуга юнәлдергән тылда, колхозда эшләгән кешеләр турында да сөйләде.
Очрашу барышында комплекслы үзәк белгечләре ветеран белән гаилә фотоальбомы булдыру идеясе турында фикер алыштылар.
Мария Гавриловна үзәк белгечләренә кайгыртулары һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.