Татарстан республикасында 2012 нче елның өченче кварталы өчен социаль индекс 105,3 % яки кварталның һәр ае өчен 101,74%ны тәшкил итә

2012 елның 23 ноябре, җомга
 Индексның мондый зурлыгы   Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының 22.11.2012 дән № 8 нче карары нигезендә расланган. Бу карар республиканың икътисадында мәшгуль булган халыкның мәнфәгатьләрен кайгырту максатларында соуиаль индексның зурлыгын билгеләү буенча Республика тармакара комиссиясенең тәкъдименнән гыйбарәт.
Әлеге комиссиянең карары буенча,   2012 нче елның өченче кварталы өчен социаль индексны билгеләгәндә башлангыч нокта итеп республика халкының һәр җан өчен булган яшәү минимумы зурлыгы үсү индексы алынган. Ә ул исә агымдагы елның июль - сентябрь айлары өчен 1,053 не тәшкил иткән. Димәк, 2012 нче елның өченче кварталы өчен социаль индекс зурлыгы 105,3 яки 101,74 % ны тәшкил итә. Бу – кварталның һәр ае өчен уртача күрсәткеч.
Социаль индекс оешмалар тарафыннан үз эшчеләренә оклад һәм тариф ставкаларын күтәрү өчен нигез юнәлткеч булып тора. Аны, хезмәт хакын индексацияләү буенча чараларны финанслау өчен матди мөмкинлекләре булган очракта, предприятиеләр куллана ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International