"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен бәйрәм оештырылды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай”  балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 17 гыйнвар көнне "Святки – колядки" дигән чара узды. Анда 39 бала һәм 17 ата-ана катнашты.

Халык костюмнары кигән балалар үзенчәлекле чыгыш ясады. Тәрбиячеләр Л.Полуэктова  һәм Д.Семина  җитәкчелегендә балалар музыка коралларында уйнады, шигырьләр сөйләде, игътибарлык сорала торган уен уйнадылар. Балалар халык бәйрәме гореф-гадәтләре, колядкалар җырлау, халык уеннары һәм әйлән-бәйлән белән таныштылар. Реабилитантлар янына бәйрәмгә Ежка әби килде. Ул балалар белән күңелле әйлән-бәйлән уеннары - "Ежка әби", "Кар бабай ясыйбыз", "Кар көртләре аша сикер" исемле уеннар уйнады. Бәйрәм бик күңелле узды һәм бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International