Әлмәт эш бирүчеләре мәшгульлек үзәгендә 

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнварында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән ачык ишекләр көне форматында очрашу узды.

Әңгәмә барышында мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде, "Россиядә эш" порталы мөмкинлекләре турында бәян иттеләр.

Әлеге чарада шулай ук эш бирүчеләргә субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар:

- 50 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне, шулай ук өч яшькә кадәр бала карау ялындагы хатын-кызларны "Демография" милли проекты кысаларында укыту оештыру;

- мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча инвалидларны эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләү чыгымнары өлешен каплау;

- күпбалалы ата-аналарны яисә инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру чыгымнарын каплау.

Эш бирүчеләр мәшгульлек үзәгенең вакытлыча һәм иҗтимагый эшләрдә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтүенә игътибарны юнәлтте.

"Иҗтимагый эшләр" программасы буенча эш бирүчегә вакытлыча эшкә урнаштырылган эшсез гражданин, эш бирүче тарафыннан түләнә торган хезмәт хакына ай саен 2250 сум күләмендә матди ярдәм алачак, ә кайбер очракларда аның артыннан эшсезлек буенча пособие дә саклана.

Эш бирүчеләр белән мондый очрашуларны мәшгульлек үзәге атна саен җомга көнне оештыра. Катнашу өчен гаризалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International